Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле юбилей сезонына ничек әзерләнә? Үзгәрсәләр дә, мәгънәне югалтмаска җыеналар

Алар – татар халкының күпгасырлык рухи мирасын, легендаларын, аның йола, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, фольклор бәйрәмнәрен, милли киемнәрен сәхнәгә алып менүче. Кечкенә авылларның кечкенә сәхнәләрендә дә, чит илләрдәге зур сәхнәләрдә дә үзебезчә җырлаучы һәм биючеләр.

Авыр елларда да, рәхәт тормышта да эшчәнлеген туктатмаган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 85 еллык юбилеена әзерләнә. Юбилей алды елына ниләр ниятләп тора ул? Матбугат очрашуында әнә шул хакта сөйләделәр.

– Бу уңайдан бик дулкынланам, чөнки юбилей концертына ветераннарыбыз чакырулы. Шуңа да өр-яңа программа әзерләү белән мәш киләбез. 85 еллык юбилеебызны, матур җырлар, матур биюләр куеп, яңадан-яңа номерларыбыз белән 2022 елның декабрендә уздырып җибәрергә ниятлибез, – диде  Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Ансамбльнең сентябрь ахырына да планнары зурдан.

– «Туй» дип аталучы программабызны Удмуртиядә яшәүче тамашачыларыбызга күрсәтергә телибез. 25–28 сентябрьдә әлеге республиканың дүрт шәһәрендә: Ижау, Сарапул, Глазов һәм Можгада концертлар куячакбыз. Казанга кайтышлый, Әгерҗедә тукталыш ясап, анда да чыгыш ясарга уйлыйбыз. Концертларыбызны «Пушкин картасы»на ия булучылар өчен махсус куябыз. Районнарда яшәүчеләр дә күрсен, белсен дип. Казан яшьләренә ул яктан мөмкинлекләр күбрәк бит. Билгеле, картасы булмаганнарны да чакырып калабыз, – дип сөйләде ансамбльнең баш администраторы Гөлназ Галиева.

Гөлназ ханым телгә алган «Туй» программасында ансамбль, җыр һәм бию аша, себер татарларына хас булган үзенчәлекләр белән таныштыра. Себер якларына гастрольләр белән дә чыккан алар. «Яшьләр хис-кичерешләрен интернетка урнаштыра барды, ә өлкән апа-абыйлар концертны күз яшьләре белән карады», – дип искә алды Җыр һәм бию ансамбле хор төркеме солисты Рамил Миңнегалиев. «Бу программа озын гомерле булыр», – дип өстәде Айрат Хәмитов.

Олы юбилейларына багышланган программаның үзенчәлекләре белән дә Рамил Миңнегалиев таныштырды.

– Ансамбльнең төп репертуары – үзгәрешсез, коллективка ничә генә ел булса да, ул һәрвакыт үзебезнең алтын фондка тугры калачак. Борынгыдан килгән җыр һәм биюләребезне, моңнарыбызны халыкка без тапшырырга бурычлы. Еш кына: «Нигә һаман шул ук җырларны җырлыйсыз? Килгән саен бер үк биюләр», – диләр. Тик безнең ул мирасны репертуардан төшереп калдырырга хакыбыз юк. Без бит күпме кешене яшьлегенә алып кайтабыз! Әлбәттә, замана үзгәреп тора, әмма мондый үзгәрешләрне кичергәндә дә, кыйблабызны саклаячакбыз без. Яңа җырларыбыз бар, әмма алары да – авторлар иҗат иткән әсәрләр түгел, ә халык көйләре. Аларны эшкәртеп, яңартып, халыкка җиткерергә телибез, – дип сөйләде ул.

Яңалыклар, дигәннән. Ансамбльнең яше аңа «Тик-Ток»ны үзләштерергә комачауламаган. Узган язда, барыбыз да өйләргә кереп утыргач, Җыр һәм бию ансамбле солистлары интернет киңлекләрендә татарча биергә өндәүче видеолар урнаштырып, мәш килгән иде.

– Әлеге тәҗрибәне дәвам итәргә телибез. Хәзер яңалыкларыбызны «Тик-Ток»ка «эләчәкбез», төрледән-төрле мастер-класслар, кыска видеолар да шунда булачак, – диде балет төркеме солисткасы Айгөл Кыямова.

Ансамбль Россия Президентының махсус грантын откан. Хәзер менә, татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү максатын алга куеп, җырга, биюгә, халык уен коралларында уйнарга экран аша өйрәтмәкчеләр. Аларны теләгән һәр кеше Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә кереп карый алачак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү