Казанлылар монда герой түгел. Үзәк стадиондагы матч Слуцкийның куылуы белән тәмамланды

Башкаланың Үзәк стадионында бер очрашуда янә 4 туп керттеләр. Әмма бу юлы 3есе «Рубин» капкасына керде. «Зенит»ны «Урал» белән чагыштырып булмый. Узган сезонда Леонид Слуцкий уенчылары Санкт-Петербург командасын ике уенда җиңә алса, бу юлы көндәшләр суларга да ирек бирмәде. Матчның төп геройлары булып җыелма командага чакырылган Артем Дзюба һәм хөкемдар Сергей Иванов танылды. 

«Зенит» Казанга үзенең төп һөҗүмчесе, бу сезонда инде 5 туп кертергә өлгергән Сәрдар Азмунсыз килде. «Рубин»га җиңелрәк булачак, дип сөенеште җанатарлар. Җитмәсә, Санкт-Петербург командасының тагын берничә футболчысы, имгәнгән булу сәбәпле, уен кырына чыга алмады. Әмма матчка берничә сәгать кала футбол җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп иткән бер вакыйга булды. Россия җыелма командасының баш тренеры Валерий Карпин октябрьдә буласы уеннарга әзерләнәчәк футболчылар исемлеген игълан итте. Алар арасына исә «Зенит»тан Артем Дзюба да эләкте. Тренер белән бу уенчы арасындагы мөнәсәбәтләрнең бик үк җайлы түгеллеге спорт дөньясында һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә Дзюбаның элегрәк узган 3 уенга чакырылмавын әнә шуның белән аңлатучылар да булды. Тик алда хәлиткеч матчлар көтә. Уены һәм үз-үзен тотышы турында төрле фикерләр булса да, Дзюба – Россия футболында әле дә иң көчле уенчыларның берсе. Үзен күрсәтергә кирәк булганда ул бер башка өстенрәк була белә. Карпинның җыелма командага чакыруы бу юлы аңа әнә шулай тәэсир итте. Алдагы очрашуларда бер мәртәбә дә туп кертә алмаган һәм запас уенчылар арасында еш утырган Дзюба Казанда ике мәртәбә уңышка иреште. «Зенит»ның өченче тубында да аның өлеше бар.

«Рубин» уенчылары «Зенит»ның Россиядә иң шәп саналган составына каршы 15 минут чамасы гына каршы тора алды. Аннары Санкт-Петербург футболчылары 5 минут эчендә матчның язмышын хәл итеп куйды. Барысы да Казанның төп сакчысы Филип Уремовичның имгәнүеннән башланды. Беренче мәртәбә егылгач, табиблар аңа ничек тә ярдәм итәргә тырышты. Хорварт сакчысы аягына басып, кабат уйный башлады, ә берничә минуттан көндәшләр туп кертте. Уремовичны башка уенчы – яшь сакчы Геннадий Нижегородовка алмаштырдылар. Хәлләр тагын да ныграк мөшкелләнде һәм беренче таймны кунаклар 3 голлык өстенлек белән тәмамлады.

Мондый «Зенит»ны бер тайм эчендә генә җиңеп булмый. Көндәшләр яхшырак уйнады, «Рубин»га суларга да ирек бирмәделәр. Казан сакчылары ялгышты, уртадагылар кая чабарга белми аптырады, алдагы очрашуда көндәшне пыран-заран китергән һөҗүмчеләр бу юлы югалып калды. Инде хөкемдар да комачау итә икән, җиңү турында хыялланасы да түгел. Сергей Ивановның хаталары матчның язмышын хәл итте дип әйтеп булмый, Санкт-Петербург командасы бер башка өстенрәк иде. Әмма хөкемдар бер якны гына күрә икән, нәтиҗә турында ничек хыялланмак кирәк? Ике вакыйга аеруча истә калды. «Зенит» өченче тупны кертер алдыннан хөкемдар Санкт-Петербург уенчысының үз капкалары янында кулы белән уйнавына игътибар итмәде. Икенче таймда исә Хван Им Бомны аягына тибеп ектылар. Корея уенчысы, әлбәттә, килешергә теләмәде, гаделлек таләп итте һәм шуның өчен кисәтү алды. Ә Сергей Иванов моның белән туктап калмыйча, Леонид Слуцкийны да уеннан куып чыгарды.

Аңлашыла инде, очрашудан соң баш тренерның төп сүзе хөкемдар турында булды. Футбол сөючеләр хәтерли булыр, узган елның августында «Локомотив»ка каршы узган матчта да охшаш хәлләр килеп чыккан иде. Ул матчта Иванов Мәскәү командасы капкачысы Гильерменың кагыйдә бозуын күрмәмешкә салышты, пенальти билгеләмәде һәм Слуцкийны уеннан куып чыгарды.

– Ул күрмәгән кагыйдә бозу очркларын саный башласаң, кул гына түгел, аяк бармаклары да җитмәячәк. Иванов хөкемдар булырлык кеше түгел, – диде Слуцкий «Зенит»ка каршы узган очрашудан соң. – Баш тренер буларак 600гә якын очрашуда катнаштым. Соңгы 15 елда мине 3 мәртәбә уеннан кудылар. Шуның икесендә мондый карарны Иванов чыгарды.


Фикер өстәү