Казандагы бер оешма хезмәткәрләре вакцинация узу турында ялган белешмәләр белән эшләгән

Казандагы бер оешма хезмәткәрләре вакцинация узу турында ялган белешмәләр белән эшләгән
Оешма җитәкчеләре тикшерүчеләргә хезмәткәрләренең, янәсе, коронавирустан прививка ясатулары турында документлар күрсәткән.

Казанда “Роспотребнадзор” төнге сәгатьләрдә эшләргә рөхсәт биргән бер оешма хезмәткәрләренең вакцинация узу турында ялган белешмәләр белән эшләве ачыкланган. Моңа кадәр оешма җитәкчеләре тикшерүчеләргә, янәсе, хезмәткәрләренең прививка ясатулары турында Мәскәү янындагы бер шәһәр поликлиникасы аша рәсмиләштерелгән документлар күрсәткән.

Менә хәзер оешма хезмәткәрләренең анда вакцинация узмаганлыклары ачыкланган. Тикшерү комитеты “Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөхерләр һәм бланклар эшләгән өчен һәм әйләнештә йөрткән өчен” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү