3 яшьлек ятим баланы хастаханәдә урындыкка бәйләгән шәфкать туташын кулга алганнар

Санкт-Петербургта тикшерүчеләр йогышлы авырулар хастаханәсенең өч яшьлек пациентына карата җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлаган. Ул баланы колготкилар белән урындыкка бәйләгән булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә. 

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, «3нче балалар йогышлы авырулар хастаханәсе» хезмәткәрләре 2021 елның 3 сентябреннән 10 сентябренә кадәр малайны балалар караватына һәм урындыкка бәйләп куйган. Бала Санкт-Петербургның бер балалар йортында тәрбияләнгән, ул әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң туберкулез бүлегенә китерелгән булган.

Тикшерү нәтиҗәсендә, Эчке эшләр министрлыгының җирле идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән 1961 елгы палата шәфкать туташы кулга алынган. Хәзерге вакытта аңа карата кисәтү чараларын сайлау һәм аңа гаеп белдерү мәсьәләсе хәл ителә», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү