Россиянең бер шәһәрендә мәктәпләр ике атнага дистанцион укуга күчә

27 сентябрьдән Саратов мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, дистанцион укуга күчерелә. Бу хакта Саратов мэриясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Чикләүләр 11 октябрьгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.

«Коронавирус белән авыручылар санының артуы сәбәпле, Саратов мәктәбе һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре 27 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр дистанцион укытуга күчәләр», — диелә Башкарма комитет хәбәрендә.


Фикер өстәү