Уены-чыны бергә: Бер сорауны дүрт ай буе яздык

Беркөнне интеллектуаль уенга дәштеләр. Барыбызга да таныш «Сто к одному», «Что? Где? Когда?», «Самый умный» уеннарына бераз охшаган, имеш. Андый чакта: «Мин – гуманитарий», – дияргә яратам, дөресе дә шул. Баш эшләтү булса, миңа әйтмә дә инде.

Ләкин бардым. Казандагы «Туган авылым» милли комплексында урнашкан Әлфия Авзалова үзәгендә узды уен. Оештыручылары – Сабада «Хәят» исеме астында берләшкән хатын-кызлар клубы. Аларга әле соңрак әйләнеп кайтырбыз. Уенның исеме – «Уйла». Инде икенче сезон рәттән кызлар тормышның иң мөһим өлкәләренә кагылышлы сораулар бирә һәм җавапны йөрәк түреннән эзләргә куша, хәтер китабын яңартыйк, ди. Девизлары: «Уй – максат – нәтиҗә».

«Хәят» кызларының максаты – төрле өлкәләрдә хезмәт куючы шәхесләрне чакырып, жирәбә ярдәмендә төрле командаларга бүлеп, башларын эшләтү һәм бер-берсе белән якыннан таныштыру. Юрист, эшмәкәр, җырчы, журналист – кем белән кем генә туры килми. «Кызыгы шунда аның. Тормышта нинди генә хәлләр булмый, танышларыңның күп булуы начар түгел бит», – ди кызлар.

Сорауларны да үзләре яза алар. Клуб, дигәч тә, үзенең шәп бинасы юк әле «Хәят»нең. Йә беребезгә, йә икенчебезгә «кунакка» барабыз, төн утырып булса да уйлашабыз, ди кызлар.

– Бер сорауны дүрт ай буе яздык. Районда бер кеше турында сөйлиләр иде, биш яшьлек вакытта Бөек Ватан сугышында катнашкан, янәсе. Ләкин аны берәү болай сөйли, икенчесе башкача. Эзли торгач, очына чыктык бит. Хатынын таптык һәм сораштык. Бүгенге сорауларның берсе әнә шулай әзерләнде. Дөрес һәм төгәл мәгълүмат эзләүгә бик күп вакыт сарыф ителә. Без сорауларыбызны кеше язмышына, тарихка бәйләргә тырышабыз. Шуңа да аларга җавапны интернеттан гына табып булмый, – дип сөйләде Гүзәл ханым Садыйкова.

Ә сораулар, чыннан да, бик авыр, уйландыра торган, мәгълүмати. Татарның гореф-гадәтләренә дә, шәхесләренә дә, тарихыбызга да, милли киемнәргә дә кагыла.

Кызлар үзләре дә төрле юнәлешләрдә эшли. Кайсыдыр – элеккеге тележурналист, хәзер инженер, кемдер реклама белән шөгыльләнә, үз хуҗалыгын тотучы ханым да бар араларында. Балалар үстерәләр. Шулар турында тыңлаганнан соң, «Тормыш иптәшләре «Хәят»нең проектларына ничек карый соң?» дигән сорау туды. Ни өчен күплек санда әйтәм – «Уйла»дан башка да Сабада шактый чаралар уздыра алар.

– Алар ярдәм итеп тормаса, «Хәят» яши алмас иде. Матди ярдәмне дә, рухи ярдәмне дә күз уңында тотып әйтәм. Икесе дә кирәк, проектларны тормышка ашырганда, вак-төягенә дә шактый акча китә. Безнең бит акча эшләү  максатыбыз юк, эшли дә алмыйбыз. Эшләмәсәк тә йөреп торабыз. Кайчакта без сораулар әзерлибез, әтиләр сабыйларны карый. Шулай булмаса, безнең күзләр янмас иде, проектларыбыз хыял булып кына калыр иде, – дип сөйләде Гөлнара ханым Фәтхрахманова.

«Уйла»ны һәм, гомумән, «Хәят»не яшәтергә аларның исәпләре. Асылын, әһәмиятен күреп алып, ярдәм итәргә теләсәләр, каршы килмәс идек, диләр. Кирәкле эш белән шөгыльләнүләрен үзләре үк яхшы аңлый. «Балаларга үзебездән мирас калдырырга иде». Күңелләрендә әнә шул хыялны йөртәләр. Казанга да соңгы килүләре түгел. Һәрхәлдә, шулай ниятләп торалар.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү