Шаһитлар Казан балалар бакчасы янында коралланган ир-ат күреп, полициягә хәбәр иткәннәр

Полиция хезмәткәрләре урынга чыгып, мәгълүматны тикшереп кайткан.

Уяу казанлылар 326-нчы номерлы балалар бакчасы янында кораллы ир-ат күрүләре турында хәбәр итә. KazanFirst хәбәр иткәнчә, мәктәпкәчә белем биру оешмасы янында хуаҗсыз этләрне тоту хезмәте кешеләре эшләгән була.

— Полиция хезмәткәрләре урынга барып, мәгълүматны тикшерде. Хезмәткәрләрнең утлы коралга охшаган җиһазы булуыачыкланды, ул дротиклар һәм йоклаткычлар белән ата, – дип яза басма.


Фикер өстәү