Минзәләдә ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар сыр җитештерә башлаган

Ятим һәм авыру балаларны һөнәрле итәр өчен Минзәлә коррекцион мәктәп-интернатында сыр ясый башлаганнар. Биредә акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә. Алар арасында 17 ятим сабый да бар. Калганнары исә авыллардан килеп белем ала икән.

– Безгә бу эшне башлар өчен “Ак Барс-Созидание” хәйрия фонды ярдәм итте. Башта сыр ясар өчен бина төзедек. Кирәкле җиһазлар сатып алдык. Мамадышның “Азбука сыра” сөт-май комбинатына барып өйрәнеп кайттык. Андагы технологлар үзләре безгә килеп тә сабыйларга сыр ясарга өйрәтте. Укучылар кызыксынып киттеләр. Казаннан да егетләр килеп, балаларга сырны ничек ясауны аңлатты. Яшьләр белән очрашу бигрәк күңелле узды. Сабыйлар күңеленә үтеп кереп, эшкә өйрәтеп киттеләр, – дип сөйли Минзәлә коррекцион мәктәп-интернаты директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Мәхмүтова.

Сыр ясау өчен сөтне район фермерлары бирә. Укучылар ясап кына калмый, сырны ярминкәләрдә саталар да икән.
– Безнең максат– балаларны эшкә өйрәтү. Алар тормышта үз урыннарын табарга тиеш. Эш белсәң, яшәү күпкә җиңелрәк булачак. Бездә тәрбияләнүчеләр арасында сыр ясарга өйрәнергә теләүче бер төркем бала җыелды. Шуларны ныклап өйрәтергә дип торабыз, – ди Светлана ханым.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү