Татарстанда студентларны дистанцион рәвештә укуга күчермәячәкләр

Студентларны дистанцион рәвештә укуга күчерү зарурлыгы юк, дип белдерде Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

— Мин студентларны дистанцион рәвештә укуга күчерергә кирәкми дип саныйм, монда ихтыяҗ юк. Шуңа күрә студентлар тарафыннан да саклану чаралары үтәлергә тиеш. Студентлар битлекләрдә йөри, социаль дистанцияне тота. Әгәр бер студент авырса, башкалар артыннан күзәтү үткәрелә һәм алар изоляцияләнә, — дип билгеләп үтте ул.

Патяшина билгеләп үткәнчә, уку елы башыннан уку йортлары укучылары арасында авыруның 16 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү