Рамил Муллин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

Бүген шәһәр һәм район советларының чираттан тыш сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Рамил Муллинны билгеләде.

Алексей Песошин Түбән Кама һәм Түбән Кама районының киләчәге рульдә кем булуына бәйле, диде. «Алдан хәбәр ителгәнчә, Рамил Муллин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде», – диде Песошин.

Депутатлар Премьер-министр тәкъдимен бертавыштан хуплады.


Фикер өстәү