Путин газга бәяләр арту сәбәпле, Европаның хафага төшү сәбәбен атады

Газга бәяләр арту сәбәпле, Европа базарларында барлыкка килгән буталчык әлеге проблемага җитди мөнәсәбәт булмау белән бәйле. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин министлар белән киңәшмәдә әйтте. 

«Европада ниләр булганын күрәсезме? Андагы базарларда хафалану һәм ниндидер буталчык! Ни өчен? Чөнки моңа җитди карамыйлар. Кемдер климат үзгәрешләре проблемаларында спекуляцияли, кемдер нәрсәнедер бәяләми, кемдер бу тармагына инвестицияләрне киметә», – дигән Путин.

Бүген Европада газга бәяләр тарихи максимумны яңадан яңартты, аның кубометры 1,9 мең доллардан артып китте. Биш ил – Франция, Испания, Чехия, Румыния һәм Греция зәңгәр ягулыкка бәянең арту сәбәпләрен тикшерү кирәклеге турында белдереп, Евросоюзга уртак гариза белән мөрәҗәгать итте.


Фикер өстәү