Коронавирус йоктырган балаларда Кавасаки авыруы билгеләре күзәтелә башлаган

Табиблар балаларда коронавирусның авыр нәтиҗәләре булуына борчыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Федераль медицина-биология агентлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Юрий Лобзин «Вирусология көннәре-2021» Халыкара форумында әйтүенчә, коронавирус белән авырганда Кавасаки авыруы симптомнары булган балалар саны арта.

Санкт-Петерубргта Федераль медицина-биология агентлыгында елына 2-3 очрак теркәлгән, ә хәзер узган айда гына 19 бала авыруы теркәлгән.

«Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, ел азагына коточкыч сан – 100 мең балага 5,5 процент булачак. Без бу динамиканы фаразлый алмыйбыз, әмма куркыныч бар», – дигән Лобзин.

Пандемия башында балаларда коронавирус агымы куркыныч тудырмады. Яңа туган баладан 24 яшькә кадәрге кешеләр арасында үлем очраклары 0,1 проценттан да ким булган, ә госпитализация  2,5 проценттан артмаган. Әмма соңрак Кавасаки симптомнары булган балаларның авырулары турында мәгълүматлар барлыкка килде. Аларда кан тамырлары ялкынсынуы, тамак шешү һәм башка билгеләр күзәтелгән.

Лобзин әйтүенчә, Петербургта «Федераль медицина-биология агентлыгының Балалар йогышлы авыруларының фәнни-клиник үзәге»нә Кавасаки авыруы симптомнары белән 19 пациент килгән. Аларның уникесенә реанимация һәм интенсив терапия кирәк булган. Бер баладан кала башкаларының  ПЦР-тестлары тискәре булган.


Фикер өстәү