Торак сатканда балалы гаиләләрне салымнан азат итәргә җыеналар

Ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләрне салым түләүдән азат итәргә җыеналар.

Россия Хөкүмәте ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне күчемсез милек сатканда физик затлар кеременә салым түләүдән азат итәргә ниятли. Әлеге закон проекты Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнгән, аны Россия Салым кодексына кертергә тәкъдим иткәннәр.

Монда сүз фатир алганнан соң 5 ел үтмәгән очракта салымнан азат итү турында бара.  Ә салымнарда экономияләнгән 13% акча гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итәчәк, дип ишандыра әлеге тәкъдим белән чыгучылар.

Әлеге карар нигезендә ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр генә салымнан азат ителә. Тик бер шарт белән – ташламадан файдаланган гаилә ел дәвамында зуррак метражлы яки кадастр бәясе зуррак булган торак сатып алырга тиеш.


Фикер өстәү