Татарстан Президенты мәгариф тармагында кадрлар җитмәү мәсьәләсен күтәрде

Татарстан мәгариф системасына кадрлар җитмәү мәсьәләсе борчый, диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасы вакытында әйтте.

— Дүрт мең белгечнең өчтән бере генә балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә эшләргә кайта. Соңгы 3 елда 600гә якын яшь укытучы өч ел да эшләмичә мәгариф системасыннан китте, — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгыннан, район башлыкларыннан мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итү һәм аларга яшь белгечләрне беркетү мәсьәләсен контрольгә алуны сорады.

Ул мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итү һәм аларга яшь белгечләрне беркетү мәсьәләсен контрольгә алуны сорады.


Фикер өстәү