Рөстәм Миңнеханов: Коллектив иммунитетны формалаштыру үзебезгә бәйле

Казан «Санитар калкан» федераль проекты гамәлгә ашырыла башланачак тугыз эре шәһәр исемлегенә кергән. Тиздән бездә ПЦР-үзәкләр ачылачак һәм Казан белән Бигеш чикләре аша уздыру пунктларында санитар контроль көчәйтеләчәк. «Кыска вакыт эчендә барлык эшләрне башкарырга һәм куркыныч инфекцияләргә һәм вирусларга ышанычлы киртә булдырырга кирәк», – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

Ул өлкән яшьтәгеләрне вакцинацияләү кирәклегенә аерым басым ясады.
«Кызганычка каршы, пандемия бетмәде. Вирус турыдан-туры янавын дәвам итә. Бу шартларда төп рольне коллектив иммунитет уйный, аны вакцинация формалаштыра. Бу – пандемиягә каршы көрәшнең бердәнбер ысулы, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Мисал итеп ул башка илләрнең үрнәк күрсәткечләрен китерде. Мәсәлән, Германиядә – 65%, Франциядә – 65%, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә – 81%, Испаниядә – 77%, Кытайда – 74%, Сингапурда – 82%, Катар – 87%, Мальтада – 95% халык прививка ясаткан.

Татарстанда вакцинация планында иң алдынгы районнар  – Актаныш, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнары. Вакцинацияләүнең иң түбән күрсәткечләре Буа, Питрәч һәм Кукмара районнарында күзәтелә.

«Хөкүмәтне, Роспотребнадзор идарәсен, башлыкларны, предприятие җитәкчеләрен көн саен әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүләрен сорыйм. Безнең барлык 4 төр вакцина бар һәм алар тулысынча тәэмин ителгән. Прививка пунктларының кирәкле саны <…> Коллектив иммунитетны формалаштыру үзебезгә бәйле, хөрмәтле татарстанлылар», — дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе халыкка.

Шулай ук ул быел ил хөкүмәте тарафыннан куркыныч инфекцияләр таралуга каршы көрәшкә 2 млрд. сум бүлеп бирелүе хакында да әйтте Президент.


Фикер өстәү