Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда “Ата-ана фидакарьлеге“ дәүләт бүләге гамәлгә кертелә

Яшь, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү алга таба да Татарстан дәүләт хакимияте органнары эшендә өстенлекле юнәлеш булып калырга тиеш. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында хәбәр итте.

«Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Әтиләр көнен гамәлгә куйды, бу кешеләр тарафыннан бик уңай кабул ителде. Шуңа өстәп, Татарстанда гаилә абруен күтәрү һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатларында яңа дәүләт бүләген –  “Ата-ана фидакарьлеге“ медален гамәлгә кую турында карар кабул ителде», — диде ул.

Нәкъ менә гаиләдә мөһим кыйммәтләр һәм традицияләр, белем һәм тәҗрибә саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла, дип белдерде Президент.


Фикер өстәү