Мәгъзүм Сәлахов: Мәгарифсез, технологиясез фәнне алга җибәреп булмый

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Президентның  Юлламасы бик ошады, диде. Рөстәм Миңнехановның фәнгә зур игътибар бирүен әйтте.

– Без моңа кадәр республиканың үсеше турында барлык мәгълүматны алган идек инде. Татарстан белән горурланабыз. Юлламаның мәгариф, сәламәтлек, фәннән башлануы күңелле, бу – бик мөһим. Президентның чыгышы цифрлаштыру мәсьәләләре белән төгәлләнде.  Икътисадны үстерү, кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту… бар да әһәмиятле. Ковид та барыбызны борчый. Юлламада, ун ел элек алдан барырга кирәк, дип әйтелде.  Фән һәм технология елында утырышларда да фәнне үстерү турында  еш фикер алышабыз.  Фән  җәмгыятьне үстерә, мәгарифсез, технологиясез  аны  алга җибәреп булмый. Рөстәм Миңнеханов әлеге өлкәгә  игътибар бирә, – диде Мәгъзүм Сәлахов.


Фикер өстәү