Юлламадан нәрсә көтәсез?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан халык ни өмет итә? Шул хакта фикерләре, өметләре, тәкъдимнәрен сораштык.

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе:

– Мине кызыксындырганы – мәгариф, мәдәният, тел, милләт язмышы. Алар арасында иң борчыганы – милли мәгариф өлкәсе. Аңа игътибар күбрәк булсын иде. Ник дигәндә, милли мәгариф булмаганда, әдәбиятның да, мәдәниятнең дә киләчәге булмый. Гомумән, милләтнең язмышын милли мәгариф хәл итә.

Президентның Юлламасы җинисәп алдыннан уза. Әлеге чарага да игътибар күбрәк булсын иде. Чөнки җанисәптә халыкның ничә проценты үзен татар дип санаганы, аларның туган телләренә мөнәсәбәте ачыкланачак бит. Дөрес, республикада туган телләргә игътибар юк дип әйтә алмыйбыз. Махсус, Татарстан Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе дә оешты, аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә бик күп чаралар үткәрелә. Алар барысы да бик кирәк. Әмма бу мәсьәләгә карашны тамырдан үзгәртмәсәк, аның нәтиҗәсе авыру кешегә авыртуны баса торган дару биргән кебек кенә булачак. Ә безгә дәваларга кирәк. Моның өчен Россия Думасына сайланган депутатларның активлыгы сорала. Без Думада уннан артык депутатыбыз бар дип горурланабыз горурлануын. Алар арасында Илдар Гыйльметдиновның гына милли мәсьәләләр буенча чыгыш ясаганын ишеткәнем бар. Башкаларын юк. Милли мәсьәлә аларны кызыксындырмыймы, әллә үзләренең язмышы турында гына уйлыйлармы? Бу безне бик борчый.

Рәмис Хәялиев, Кайбыч районы башлыгы урынбасары:

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы Юлламасын ел саен ниндидер бер киеренкелек белән көтеп алабыз. Билгеле, еллар берсенә берсе охшап килми. Яшерен-батырын түгел, бүген шактый катлаулы чор кичерәбез. Бу сәясәткә дә, икътисадка да, социаль мәсьәләләргә дә тәэсир итә. Республикада пандемиягә бәйле рәвештә туган икътисади кыенлыкларны җиңеп чыга алырбызмы? Халык белән эшләү, кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту өлкәсендәге тотрыклылыкны саклый алырбызмы? Без нәкъ менә шушы сорауларга җавап булыр дип көтәбез. Һәм, миңа калса, Президент әлеге мәсьәләләргә һичшиксез тукталачак. Моннан тыш, Татарстанның берничә тапкыр Россия күләмендә тәнкыйтькә дучар булуын ишетеп беләбез, бу очракта Президент нинди күрсәтмәләр, киңәшләр бирер, чыгу юлларын күрсәтерме – бу турыда да сүз булыр дип өметләнәм.

 Алия Шагаева, Балтач районының мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы:

– Президентыбызның укытучыларга, мәгарифкә булган мөнәсәбәте безнең өчен бик кадерле һәм әлеге юнәлешкә аның игътибары зур. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе башкарган эшләр  татар мәктәпләрен сакларга ярдәм итә. Авыл мәктәпләренә карашның яхшыруын сизәбез. Һәр елдагыча, быел да юлламада мәгарифне үстерүгә урын булыр дип уйлыйм. Авыл мәктәпләрен, аграр юнәлешләрне тагын да үстерү буенча өметем бар. Бүген цифрлаштыру заманында мәгълүмати-коммуникатив чараларны ныгыту да кирәк. Химия, биология һәм башка фәннәрдән лабораторияләрнең, заман таләпләренә туры китереп, җиһазландырылуын  теләр идем.

Илдус Хатыйпов, мал табибы:

– Президент Юлламасыннан авыл хуҗалыгындагы проблемаларга бәйле берәр сүз, күрсәтмә булсын иде дип көтәм. Әйтик, ташландык җирләр турында. Нишләп сукаламыйлар яисә, урман фондына күчереп, урман утыртмыйлар? Күбесе шәһәр янында бит. Быелгы кебек, яшелчә проблемалары булмасын өчен дәүләт программасын булдыру кирәктер. Игътибар юнәлтерлек башка мәсьәләләр дә бар. Районнарда оптимизация ясый башларга кирәк. Бала табу йортлары, мәктәп, хастаханәләр кимесә дә, районда чиновниклар кимеми бит. Мәдәният, белем бирү һәм башка идарәләр 3–4 районга бер булырга тиеш дип саныйм.

Гүзәл Төхвәтова, Габдулла Тукай әдәби музее директоры:

– Нинди генә өлкәне алсак та, милли мәсьәләне урап узып булмый. Дәүләт күләмендә мәктәпләр белән мәдәни оешмаларны якынайта торган махсус программалар булсын иде дип телим. Фәнгә игътибар кирәк, аның кайбер тармакларының хәле сөендерми. Шәхесләргә игътибар артсын иде. Без аларны юбилейдан юбилейга гына искә төшерәбез.

Альбина Насыйрова, «Бала-сити» мультилингваль балалар бакчалары җитәкчесе:

– Минем кадрлар мәсьәләсенә игътибар юнәлтәсем килә. Бигрәк тә балалар бакчаларына. Әйтик, няняларның хезмәт хакы 10 мең сум тәшкил итә. Ул иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эшли. Балалар саны һәр төркемдә утызга якын була. Билгеле, мондый хезмәт хакына кече тәрбияче табу бик читен. Нәтиҗәдә балалар бакчаларындагы кадрлар мәсьәләсе киеренкелеге туа. Президентыбыз бу мәсьәләгә игътибар итсен иде. Тагын бер зур проблема – әхлак, тәрбия мәсьәләләренең арткы планга чигерелүе. Соңгы вакыйгалар, 175 нче гимназия, Пермь фаҗигасе балаларга игътибар җитмәвен күрсәтте. Һәр мәктәптә көчле психологларның эшләве кирәк, шунсыз булмый.

Фото: president.tatarstan.ru

 

 


Фикер өстәү