Росстат мәгълүматларына караганда, 2020 елда Россия юлларында 13,3 мең кеше үлгән.
Владимир Путин түрәләргә юл хәрәкәте иминлеген көчәйтү эшен дәвам итәргә кушты. Президент сүзләренчә, Россия юл-транспорт һәлакәтләрендә хәрби хәрәкәтләрдәге кебек үк кешеләрне югалтырга тиеш түгел.
«Бу эшне полиция һәм юл төзүчеләр белән бергә дәвам итәргә кирәк. Без юлларда хәрби хәрәкәтләрдәге кебек үк кешеләрне югалта алмыйбыз», – диде Путин вице-премьер Марат Хөснуллин белән очрашуда.
Вице-премьер «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Россиядә үлем-китем очраклары кимеде, дип белдерде. Узган ел коронавирус белән бәйле чикләүләр кертелгән вакыт белән чагыштырганда, быел юлларда активлык артуга карамастан, үлем-китем очраклары кимегән.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда юл-транспорт һәлакәтләреннән үлүчеләр саны 1,3% ка кимегән. 2017-2019 елларда кимү ел саен 4,7-5,3% тәшкил иткән.
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем турындагы мәгълүматларны ике ведомство – Росстат һәм Дәүләт автоинспекциясе җыя һәм аларның хисаплары аерыла. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, узган ел юл – транспорт һәлакәтләре саны 11% ка, ә аларда үлүчеләр саны 4,5% ка (15 788 гә кадәр) кимегән.