Суррогат хәмер кулланудан үлүчеләр саны 18гә җиткән

Оренбург өлкәсендә суррогат хәмер кулланып һәлак булучылар саны 18 гә җиткән. Бу хакта җирле басмалар хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта 36 зыян күрүче турында мәгълүм, аларның 18е вафат булды. Орск, Ясный һәм Адамовка стационарларында 15 кеше дәвалана, аларның икесе авыр хәлдә ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Пациентлар белән иң яхшы наркологлар һәм реаниматологлар эшли», — диелә хәбәрдә.

Өлкә сәламәтлек саклау министры Татьяна Савинова хәбәр итүенчә, алар эчкән суррогатта үлемгә китерүче агу – чиста метанол булган. Аның үлгән кешеләрнең организмында үлем дозасыннан 3-5 тапкыр артыграк булуы ачыкланган.


Фикер өстәү