Татарстанда самолет һәлакәткә очраган: бортта 23 кеше булган

Якынча мәгълүматлар буенча, бүген 9.23 сәгатьтә Минзәләдә РЭС базасы янында самолет егылып төшкән.

«Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны фаҗига урынына бара. Мәгълүмат ачыклана», — диделәр республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 3 әгъзасы бар.


Фикер өстәү