Марат Җәббаров авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

10 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле коллегалар, авыл хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Көнне-төнгә ялгап җирдә эшләүчеләр, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән илебезнең азык-төлек иминлеген ныгытучылар, халыкны туендыручылар олы ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.

Бу көн – авыл хуҗалыгы елына үзенчәлекле йомгак ясау. Әлбәттә, бу ел бик катлаулы булды. Елның шулай четерекле килүенә дә карамастан, кыр хезмәтчәннәре үзләренең тырышлыгы, һөнәри осталыклары нәтиҗәсендә уңышны югалтуларсыз җыеп ала алдылар.

Барлык казанышларның нигезендә хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, сайлаган һөнәрегезгә, эшегезгә тугрылыклы булып калу, туган җиргә мәхәббәт, кыенлыкларга бирешмичә, алга куелган бурычларны үтәү һәм яңа, кыю карарлар кабул итүгә әзер булу ята. Һәм сездә бу сыйфатларның барысы да бар.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезгә фидакарь хезмәтегез, ирешкән уңышларыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

Бүген агросәнәгать комплексы – республикабыз икътисадының динамикалы үсә торган секторларының берсе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы тармагының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге артканнан-арта бара. Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештерүгә актив рәвештә яңа технологияләр кертәләр, үз продукциясенең сыйфатын арттыралар, эш урыннары булдыралар, авыл территорияләренең инфраструктурасын үстерәләр.

Сезгә һәм якын кешеләрегезгә чын күңелдән исәнлек-саулык телим. Тормышыгызда иминлек, өйләрегездә муллык булсын, киләчәккә булган матур уй-ниятләрегез тормышка ашсын!

ТР Премьер министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А Җәббаров


Фикер өстәү