Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә самолет һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә самолет һәлакәтендә вафат булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Республика Президентына әлеге хәл турында тиз арада хәбәр ителде, диде республика җитәкчесенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова.

Җиңел моторлы самолет Минзәләнең РЭС базасы янында 9.23 сәгатьтә һәлакәткә очрады. Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы булган.


Фикер өстәү