Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Бүген, 86 нчы яшендә танылган сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин вафат булды.
Фәндәс Сафиуллин берничә чакырылыш республика парламенты депутаты итеп сайланды, 1999-2003 елларда РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты булып эшләде.
Хушлашу тантанасы иртәгә, 11 октябрьдә, 12.00 сәгатьтә Әл-Мәрҗани Мәчете каршындагы мәйданда узачак. Адресы: Казан шәһ., Каюм Насыйри ур., 17 й.