Минзәләдәге фаҗигадә Татарстаннан 9, Башкортстаннан 4 кеше һәлак булган

Минзәләдә һәлакәткә очраган самолетта вафат булучылар арасында Татарстаннан тугыз, Башкортстаннан дүрт, Удмуртиядән ике һәм Чиләбе өлкәсеннән бер кеше булган.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, исән калучылар арасында Башкортстаннан ике, Йошкар-Оладан, Ульяновскидан, Удмуртиядән һәм Киров өлкәсеннән берешәр кеше бар.

 


Фикер өстәү