Рухың саумы, кешем?

Ел саен традицион рәвештә 10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Мондый даталарның әһәмиятен Көнбатышта, проблеманы билгеләп, аңа каршы көрәшү дә дип саныйлар бит инде. Әмма дә ләкин нәкъ менә Көнбатыш илләрендә кешеләрнең психикасы аеруча нык какшый.

Үткән елларның статистикасына карасак, үзләрен икътисади яктан алга киткән дип санаган илләрдә психик тайпылышлар аеруча күп күзәтелүен күрәбез. Суицид буенча лидер булган ун илнең тугызы – Европада, һәр сигез кешенең берсе диярлек депрессиядән һәм хәвефләнеп яшәүдән шул кыйтгада интегә. АКШ та Европадан калышмый, әлбәттә. Хәтта лидерлыкны үз кулында тотарга тырыша. Әле соңгы көннәрдә генә «Телеграм» каналга Америкадан соңгы статистика мәгълүматлары килеп төште. Федераль тикшеренүләр бюросы (ФБР) АКШта 2020 елда үтерүләр саны 29,4 процентка артты дип хәбәр итә. Алдагы елларда да ул илдә җан кыюлар саны аз булмавын исәпкә алсак, үтереш янкилар өчен көндәлек гадәти хәл булуын төшенү кыен түгел. Юк, Европаны яисә Американы аерып алып куймыйм һәм алардагы хәлләрнең начар булуына сөенеп тә язмыйм бу юлларны. Безнең үзебездә дә вазгыять шул чама. Суицидлар, үтерешләр, кешеләрнең бер-берсен түбәнәйтеп ләззәт алырга тырышулары прогрессия тәртибендә арта. Вәләкин бу психология Көнбатыштан иңә безгә. Юләр идеяләрнең, булмаган нәрсәләр белән саташуларның генераторы шуларда. Әле җитмәсә, алар шуны, демократия таратабыз дип, бөтен дөньяга көчләп тагарга маташалар, буйсынмаган илләрдә «террорга каршы» көрәш уйлап табалар һәм либераль җәмгыятьләргә ул «көрәш» бик куәтле бумеранг булып китереп суга.

Әйдәгез, карыйбыз: нәрсәне алга үткәрергә җыена Көнбатыш идеологлары. «Зәңгәр»ләр һәм «алсу»ларның өстенлеген. Менә Венгриядә бу көздә генә мәктәпләрдә балалар өчен ЛГБТ пропаганданы тыю турында закон кабул иттеләр. Евросоюз дәүләте бит инде. Игътибар итегез: гомосексуализмны илдә тыю турында түгел канун, ә аны балалар арасында пропагандалауны рөхсәт итмәү генә күздә тотыла. Европарламентта моңа кискен каршы чыктылар: «Безнең кыйммәтләргә каршы килә», – дип, Венгрияне Евросоюздан чыгару турында да сүз кузгаттылар хәтта.

Соңгы көннәрдә генә бер ана Америкада мәктәп китапханәсендәге дәреслеккә нәфрәтләнеп администрациягә килде һәм китапны ачып педагогларга аннан өзекләр укый башлады. «Тукта хәзер үк, балалар ишетә», – дип тыярга тырыштылар аны. Ананың китапның мәктәп китапханәсендә иркен кулланылышта булуын әйтүенә: «Ул өлкән яшьтәге балалар өчен», – дип акландылар.

Ирләр юк, хатын-кызлар юк дип саташу, балаларның җенси үсешен гормональ дарулар ярдәмендә туктатып, малайлардан – кызлар, кызлардан малайлар ясарга омтылышның киң җәелүе – либераль демократиянең тагын бер «уңышы». Бу шул дәрәҗәдә аек акылга сыймый, хәтта соңгы көннәрдә генә бер төркем француз табиблары  һәм галимнәре: «Балаларга җенси үсеш блокаторлары бирү һәм аларның җенес әгъзаларында гарипләндерә торган операцияләр ясау – акылдан язу», – дип белдерделәр. Илледән артык табиб, юрист, психиатр һәм башка тармак галимнәре имзалаган «Ачык хат»та: «Трансгендер бала эмансипациясе хакына барган җитди хәрәкәтне күреп, без бүтән эндәшми кала алмыйбыз», – дигән сүзләр бар. Әмма идеологияне билгеләүче сәясәтчеләр бирешми. Шушы көннәрдә генә Европа Советы комиссиясе Россияне ике рекомендацияне үтәмәүдә гаепләде. Рекомендацияләрнең берсе – традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне мәктәпләрдә балалар арасында пропагандалау. Бу турыда озак сөйләшергә мөмкин булыр иде. Без бер генә фактны китерик тә башка юнәлешкә күчик.

Америка вице-президенты Камала Харрисның үги кызы Элла Эмхофф GQ (ирләр өчен журнал) редакторы Сэм Хайн белән урамнан җитәкләшеп узды. Хәзерге җәмгыять өчен бу гаҗәп түгел, билгеле. Гаҗәбе шунда: Сэм Хайн – ир кеше – итәктән, Элла Эмхофф – галстуклы. Хатын-кыз дигән сүзне рәсми рәвештә тыюга таба хәрәкәт көчле. Соңгы тәкъдим: гүзәл затларны хатын-кыз әгъзалары булган (төп әгъзаның исеме әйтелә инде, хатын-кыз дигән сүзне әйтергә ярамый бит) кеше дип атарга. Ирләрне бала табарга һәм имезергә өндәп саташулар турында әйтеп тә тормыйк инде. Хәзерге медицинаның моны оештырырга көче җитә, дип әйтәләр. Менә бу мәгълүматларны карагач, Көнбатышта элиталарның түбәсе тәмам кыйшайган, аларның идарәсенә буйсынган халкының психикасы 99 процентка сәламәт түгел дигән фикер үзеннән-үзе сорала. Ничу монда статистиканың депрессияләрдән интегүче кешеләр турында саннарын карап утырырга.

Депрессия дигәннән, анысының төп сәбәбе, әлбәттә, кешеләрнең матди байлыклар артыннан кууы. Тәмлерәк һәм күбрәк ашарга омтылыш, мәсәлән. Бу юлларны язар алдыннан дөнья статистикасын ачып куйдым. Бу елның 6 октябренә кадәр бер миллион 907 меңнән артык кешенең эчеп үлүе, 817 меңнән артык кешенең үз-үзенә кул салуы турындагы мәгълүматларны сикереп уздым да (32 миллионнан артык аборт бар әле тагын), симезлек белән бәйле проблемаларга килеп туктадым. Авырлыгы артык булучылар саны 1 миллиард 716 миллионнан ашып китә. Симезлеге чиргә һәм газапка әйләнүчеләр саны – 793 миллионнан артык. Болар үлмиләр дә, яшәмиләр дә. Мин күптән түгел генә тәкъвалыгы белән танылган бер мөселман галименең сүзләрен үзем өчен язып куйдым. Кальбе чирле кешеләр турында ул: «Кеше аңышмастан үзе өчен зыянлы булган нәрсәләрне эшли. Мәсәлән, бирәнлек һәм әйбергә табынудан интегә. Туйганчы ашмый яисә үзе бәйлелеккә төшкән әйбергә ия булмый торып газап чигүдән туктамый. Һәм шул факт таң калдыра: куллану ихтыяҗын канәгатьләндерү кешене газаптан коткармый, газапны көчәйтә генә. Бәйлелеккә төшкән кеше ашаганда да, ашамый торганда да интегә», – ди  ул. Никадәр хак сүзләр!

2010–2015 елларда Уругвай Президенты булып торган Хосе Мухикины «иң фәкыйрь Президент» дип йөртәләр. Ул дәүләт резиденциясеннән баш тартып, су кертелмәгән авыл өендә яши, иске машинада йөри, урлашмый гына түгел, хезмәт хакының 90 процентын сәдака итеп өләшә. Хосе Мухики бәхетле булып яшәү кагыйдәсенә ярарлык сүзләр әйтә: «Я сез азга ия булган хәлдә өстегезгә артыгын өйми генә бәхетле, чөнки бәхет ул – эчтә (йөрәктә), я сезнең берни дә барып чыкмаячак. Бу фәкыйрьлекне аклау түгел. Тыелуны аклау. Әмма без бертуктаусыз үсеш эзли торган кулланучылар җәмгыяте төзедек. Үсеш булмаса, бу – фаҗига.

Без чамасыз ихтыяҗлар тавын уйлап чыгардык. Сез бертуктаусыз нәрсәдер сатып алырга һәм ташларга тиешсез. Без үзебезнең гомеребезне шулай итеп ватабыз. Нәрсәдер сатып алганда, без бит акча белән түләмибез. Без үткән гомеребез белән түлибез. Без нәрсәдер сатып алу өчен эшләгән вакытыбыз белән түлибез. Аерма шунда гына: гомерне сатып алып булмый. Гомер үтә. Һәм бу – котчыккыч», – ди ул һәм аз гына акчага яшәп тә, бәхетле булырга мөмкинлеген исбатлап күрсәтә.

Менә кешеләр ни өчен хакимлеккә омтыла? Күбрәк умырып алып, күбрәк байлыкка ирешү өчен. Испаниядәге мөселман дәүләте Андалусия белән 50 ел идарә иткән һәм илнең чәчәк атуына ирешкән Габдрахман III Андалуслы дигән хәлиф үлгәч, ул язып калдырган хатны табалар: «Мин идарә иткәндә бәхетле булган һәм хәсрәтләнмәгән көннәр фәлән елның фәлән аендагы фәлән көн», –  дип бәхетле көннәрен исәпләп барган ул. Санап караганнар: илле елга ундүрт көн җыелган. Хакимлек һәм байлык кешене бәхетле итми, хәсрәткә генә сала. Менә шуны аңламаганга күрә «Психик сәламәтлек көне» дигән көннәр уйлап чыгарырга туры килә инде. Әмма ул датаны билгеләп үтү аз гына да булышмый. Елдан-ел түбәсе кыйшайганнар саны арта бара. Һәм без бикле ишекләр артында, сак хезмәте яллап, качып яшәргә мәҗбүр булабыз.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com/ru

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү