Тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны кискен арткан

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 100 очрагы теркәлгән. Аларның икесе – читтән кертелгән, 98е – аралашу аркасында авыру йоккан. 32 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 68 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 47
2. Чаллы-24
3. Аксубай – 2
4. Актаныш – 2
5. Әлмәт – 2
6. Бөгелмә – 4
7. Биектау – 2
8. Алабуга – 1
9. Зәй районы-2
10. Яшел Үзән – 3
11. Лениногорск – 3
12. Түбән Кама – 7
13. Чистай – 1

11 октябрьгә Татарстанда 27 936 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән.

Татарстанда барлыгы 1 121 845 кешегә вакцинация ясалган (үсеш – 14 100), шуларның 968 484е икенче прививкаларын ясаткан.


Фикер өстәү