Йолдызнамә | 11–17 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Үз-үзеңә һәм сәламәтлегеңә вакыт бүлеп бирер чак. Гимнастика, бию, саф һавада йөрү, аралашу – бу һәм башка күңелле чаралар сезгә энергия бирәчәк. Шулай да атна азагында чит-ятлар белән аралашмаска, күңелегезне ачып салмаска киңәш ителә.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Үгезбозауларга да сәламәтлегенә игътибар итәр чак. Суык тиеп авырмассыз, шулай да, йолдызлар җитдирәк сырхаулар килеп чыкмасын ди. якын кешеләр белән аралашу сезнең өчен файдага гына булачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Гаилә кору һәм мөнәсәбәтләр ныгыту өчен кулай вакыт. Йолдызлар сезгә мәхәббәт маҗаралары җитми ди. Кыскасы, шәхси тормышны көйләргә кирәк.

Кысла (22.06 – 22.07) Кунаклар кабул итү, аралашу өчен шәп атна. Үзегез дә моны күптән тели идегез бит инде. Якыннарыгыз белән күрешүдән бик күп файдалы мәгълүмат алырсыз. Эшлекле очрашулар да көтелә.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бу атнада сезгә кул кушырып утыру тыела. Тормышыгызны үзгәртердәй күп кенә вакыйгалар нәкъ менә шушы атнада булмагае. Таныш булмаган кешеләр белән низагка керә күрмәгез.

Кыз (24.08 – 22.09) Кызларның рухи үсеш чоры. Атна азагында үзләрен күрсәтү, сәләтләрен ачу өчен мөмкинлекләр пәйда булачак. Ниятләгән эшегезгә һич шикләнми тотыныгыз. Бу атна сезгә уңыш китерәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эшкә шулкадәр күмелгәнсез, ял итү турында бөтенләй оныткансыз бит! Яраткан шөгыль белән мавыгып алу, актив ял, бераз тынычлык та кирәк бит кешегә. Уңай эмоцияләр сезгә бик кирәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Яңа танышулар, файдалы аралашулар атнасы. Җаныгызга туры килердәй бер кешене дә бу атнада очратырсыз, ди йолдызлар. Тормышыгызны да ул үзгәртәчәк. Шикләнмәгез!

Укчы (23.11 – 21.12) Йолдызлар сезгә үзгәрешләр фаразлый. Бу сезгә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә тәэсир итәчәк. Гаилә кору, эш урынын алмаштыру, йорт сатып алу кебек тәкъдимнәр ишетерсез. Кайсына да әзер булыгыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Оптимизм белән сугарылган атна. Йолдызлар тормышыгызны бары уңай якка үзгәртерлек вакыйгалар булыр дип ышандыра. Сезгә исә игътибарлырак, мәхәббәтлерәк булырга кирәк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бар яктан да уңай атна! Кирәкле кешеләр белән аралашу, яңа танышулар – болар барысы да сезгә энергия өсти һәм тормышыгызны үзгәртергә мөмкинлек бирә. Энергиягез ташып тора, шуңа күңелегез дә сәламәт.

Балык (20.02 – 20.03) Энергия чыганагы, оештыру сәләтенә ия кеше, сөйкемле сөяк булуыгызны барысы да сизеп-күреп тора. Барлык куелган максат-хыялларыгызны тормышка ашыру өчен уңай вакыт. Шәхси тормыш турында да онытмагыз.

 


Фикер өстәү