Люция Сәләхиева: Бисмилла әйтеп пешергән бәлеш тәмле була

Казанда яшәүче Люция Сәләхиева камыр ризыклары пешерә. Югары белем алып, дипломлы булгач та, укыган һөнәренә күңеле ятмый. Кечкенәдән әнисеннән өйрәнгән камыр ашлары пешерү күңеленә күбрәк хуш килә аның. Шуңа пешекче булып эшкә урнаша.

–  Мине әни кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Камыр ризыкларын бик яратып пешерә идем. Шуңа да ресторанга эшкә урнашу авыр булмады. Кияүгә чыгып, декретка киткәч, заказларны өйгә бирә башладылар, – дип сөйли Люция. – Баштарак эшем дә, керем дә әллә ни күп булмады. Әмма бер-берсеннән ишетеп, заказ бирүчеләр арта башлады. Икенче баламны тапкач, үзмәшгуль булып теркәлдем. Хәзер инде көн саен 4–5 пирог пешерәм. Тәмле, диләр. Бисмилла әйтеп пешергәнгә шулай ул. Бәлешкә дә заказ бирүчеләр күп.

Бәлеш дигәннән, Люция бервакыт чактан гына оятлы булмый кала. Бер көнгә дүрт бәлешкә заказ алган була икән. Дәфтәрен ачып караса, бәлешләр бер үк сәгатькә кирәк. Өйләрендәге мичкә ике генә бәлеш сыя. Нишләргә? Ярый күрше кызы ярдәмгә килә.

– Ике бәлешне аларда пешердек. Ерактарак яшәгән кешегә бәлешләрне үзем илтеп бирдем, килеп алучыларга күршем тапшырды. Шул көнне бик борчылган идем. Башка уңайсыз хәлдә калганым юк. Ризык тәмсез булыр дип тә кайгырмыйм хәзер. Бәлешне дә тишелер дип борчылмыйм. Аның өчен камырны озак итеп басарга гына кирәк, – ди ул.

Люциянең миче утка тоташтырылган. Шуңа да бар теләге – ут кына бетмәсен! Әлегә утсыз калганы булмаган. Әмма заказлары күп булганда клиентларын башка пешекчеләргә җибәрә икән.

– Буш вакытымда ярымфабрикатлар да ясап куйгалыйм. Аларны кеше күп сорый. Булса, хәзер алып бетерәләр. Кеше, акчасын түләп, сатып кына алырга өйрәнде. Ә миңа исә пешерү тынычлык, рәхәтлек бирә. Акчасы да комачау итми. Белгән эшне эшлисе генә килеп тора аны, – ди Люция.

Люциядән «Кырмыска оясы» рецепты

Камыр өчен 200 грамм атланмай, 0,5 стакан шикәр комы, 4 стакан он, 0,5 стакан каймак, сода белән серкә кирәк. Атланмайны эретергә дә шуңа шикәр комы, каймак, сода кушасың. Әкрен генә болгата-болгата камыр басасың. Камыр каты булырга тиеш. Аны иттарткычтан чыгарасың. Шул камырны 200 градуслы мичтә 20 минут пешерәсең. Крем өчен 1 банка куертылган сөт белән 50 грамм атланмай кирәк була. Аларны 40 минут кайнатып алырга кирәк. Пешкән камырны крем белән бутап, тау шикелле өеп, өстенә шоколад валчыгы сибәргә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү