Татарстанда ЮХИДИ биналарына килүчеләр санын чиклиләр

Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатыннан,  хәзер ЮХИДИ биналарында килүчеләр саны чикләнәчәк.

Шуңлыктан әгәр  машина йөртү таныклыгы алырга кирәк икән, дәүләт хезмәтләре порталында кабул итүгә язылырга мөмкин. Анда кабул итү көнен һәм вакытын сайларга була.  Автомобиль өчен төрле таныклыклар алу өчен Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында күрсәтелгән бүлекчә телефоны буенча алдан язылырга киңәш ителә.

Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре республика халкына шәхси куркынычсызлык чараларын һәм профилактик чараларны үтәргә кирәклеген искәртә.


Фикер өстәү