Сөеклесен кайтарырга җыенган 63 яшьлек хатынны сихерче алдаган

Хатын сөеклесен кайтарырга теләгән булган.

Әлмәттә 63 яшьлек хатын шәхси тормышын җайга салырга теләп, интернетта дәвачылар һәм сихерчеләр сайтын тапкан. Ул анда теркәлгән, ә кич белән аңа үзен Роман дип таныштырган сихерче шалтыраткан. Ир-аңа дога укыйм һәм ул ике көннән үз эшен эшләячәк дип ышандырган. Ә үзенең эше өчен 5 мең сум сораган. Тик могҗиза булмаган.

Хатын ышанычын югалтмаган, шул ук сайтта Мария исемле «белгеч» тапкан. Ул Әлмәттә яшәүче хатынның очрагын бик җитди дип атаган, шуңа күрә Түбән Новгород монастыреннан монахинялар белән йола үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хезмәте өчен хатын сихерчегә 14500 сум акча күчергән. Тик барысы да юкка — аның шәхси тормышы җайга салынмаган.

Нәтиҗәдә, хатын 19500 сум акчасыннан колак каккан. Хәзер полиция әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.


Сөеклесен кайтарырга җыенган 63 яшьлек хатынны сихерче алдаган” язмасына фикерләр

Фикер өстәү