Питрәчтә 100нче сабый туган

Районның ЗАГС бүлегендә быел йөзенче булып туган сабыйны теркәделәр. Ул – 21 сентябрьдә дөньяга килгән Ясминә исемле кыз. Бу турыда «Алга» газетасы хәбәр итә.

“Безнең кызыбыз мәрхүм әтием Илдус Котдус улының туган көнендә дөньяга аваз салды. Безнең өчен бу бик көтеп алынган бала. Барлык балалар да сәламәт һәм бәхетле булып үссен», – диде яшь әни Чулпан Сәйфетдинова.

Сәйфетдиновлар гаиләсендәге күркәм вакыйга белән Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм район башлыгы Илһам Кашапов аларны шәхсән котлады. Никахлашу залында алар аңа чәчәк бәйләме һәм балалар товарлары кибетенә 3000 сумлык сертификат тапшырдылар.


Фикер өстәү