Дәүләт башлыгыннан шулай ук дәвамчысы турында да сорашканнар.
Владимир Путин Американың CNBC телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә 2024 елда президент вазыйфасына сайланырга җыену-җыенмавы турындагы сорауга җавап биргән. Әңгәмә “Россиянең энергетика атнасы” форумының пленар утырышыннан соң ук үткәрелгән.
– Әйе, Россия Конституциясе миңа киләсе срокка сайлану мөмкинлеге бирә, әмма бу җәһәттән бернинди дә карарга килмәдем әле, – дип аңлаткан дәүләт башлыгы.
Президенттан шулай ук, дәвамчыгыз турында уйлыйсызмы, дип тә сораганнар.
– Юк, мондый сорауларга җавап бирүне кирәк дип санамыйм, гадәттәге җавабым бу минем, – дигән Владимир Путин.