Мамадышта яшәүче 82 яшьлек бабай йорты янында урман үстергән

82 яшьлек Галимбәк Талипов өйләре янында кечкенә урман үстергән. Гомере буе урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән хезмәт ветераны агачларны гаиләсе белән Мамадышка күченгәч – 1975 елда ук утырта башлый. Бу турыда ул «Нократ» редакциясе хәбәрчеләренә сөйләгән.

Моңа кадәр әлеге территориядә чүп оялары гына булган, хәзер менә имән, миләш, нарат, чыршы, карагай агачлары шаулап утыра.

“Бу яшькә җитүенең сере – ел әйләнәсе шул урманы эчендә кайнауда аның. Көн-төн шунда – үз дөньясында йөри ул”, – ди Галимбәк абыйның тормыш иптәше Раисә Талипова. Урманчы үзе мондый эшне һәркем булдыра ала дигән фикердә: “Аларга игътибар гына кирәк, утыртуын да һәркем утырта. Хәзер бит нинди генә үсентеләр юк”, – ди ул.


Фикер өстәү