Путин Россиядәге ике төп проблеманы атады

Аның әйтүенчә, иң төп проблема һәм Россия хакимияте хәл итәргә тиешле төп бурыч – кешеләрнең керемнәрен арттыру. “Аны без гадәти булмаган ысуллар белән хәл кылырга җыенабыз”, – дип белдергән дәүләт башлыгы Американың CNBC телеканалы алып баручысы Хедли Гэмбл белән әңгәмәсендә.

Президент сүзләренә караганда, Россия хакимияте икътисадны үстерүне һәм аның сыйфатын үзгәртүне тәэмин итәргә тиеш. “Озак вакытка планлаштырылган бурыч бу. Без популистлык ысуллары белән эш итәргә җыенмыйбыз. Нәкъ менә икътисадны сыйфатлы итеп үстерү нигезендә төп бурычларны, шул исәптән кешеләрнең керемнәрен арттыру бурычын хәл кылырга җыенабыз”, – дип белдергән Президент.
Путин әйтүенчә, Россия өчен тагын бер мөһим проблема – ул да булса, демография. “Ә бу сәламәтлек саклау, мәгариф, балалы гаиләләргә ярдәм итү бурычларын үз эченә ала”, – дип билгеләп үткән ул. Аның сүзләренә караганда, хакимият әлеге бурычларны хәл итү өчен билгеле бер максатларны билгеләгән. “Зур проблема бу. Шуңа күрә ике төп проблема – демография һәм кешеләрнең керемнәрен үстерү, тормышларын яхшырту проблемалары нәкъ менә шушы мин әйткән җитди икътисади база нигезендә хәл ителергә тиеш”, – дип йомгак ясаган Путин.

Исегезгә төшерәбез: Путин июль аенда Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Россиядә хәл ителмәгән дүрт проблеманы атап үткән иде. “Болар иң элек – фәкыйрьлек, күп кенә гаиләләрнең аз керемле булуы, сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынының сыйфаты түбән булу, мәктәп биналарының тузуы”, – дигән иде ул.


Фикер өстәү