Бер ялгыш акчасыз калдырмасын

Эшкуар да белсен, тикшерүче дә күрсен, халык та ишетсен. Ришвәтчелеккә каршы нәтиҗәле көрәш алымнары турында Президент белән бергәләп сөйләштеләр. Казан Кремлендә Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәшне координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышта берничә мәсьәлә күтәрелде. Төп басым эшкуарларның законны ничек үтәве һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтеп үткәнчә, күзәтчелек эшен алып бару дәүләтнең төп вазыйфаларыннан санала, чөнки ул халык мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау өчен җаваплы. «Республикада контроль эшчәнлеген алып бару вәкаләте булган 16 төбәк һәм 20гә якын федераль хакимият органнары эшли. Соңгы өч елда төрле хокук бозулар өчен административ җаваплылык турында 120 меңгә якын беркетмә төзелде», – диде республика җитәкчесе.

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгышыннан аңлашылганча, республика 18 төбәк контроль-күзәтчелек органы дәүләт контроленең 35 төрен тормышка ашыра, моңа бәйле чаралар күрелә.

Моннан тыш утырышта бизнес тикшерүләре турында хисап белән республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады. Эшмәкәрләрне яклап исә Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкиле Валерий Красильников хисап тотты. Үз чыгышында ул тикшерү чараларының күп булуы бизнес үсешенә берникадәр киртә куюы турында борчылуын белдерде. Баксаң, соңгы өч елда бизнес тармагында 4 млн тикшерү үткәрелгән һәм ярты миллионлап хокук бозу очраклары теркәлгән.

– Республикада 160 мең тирәсе эшмәкәрлек субъекты теркәлгәнен исәпкә алсак, елына шуларның һәркайсына 8 тикшерү туры килә бит. Хәтта хокук бозучыларның һәркайсы бишәр мең сум түләсә дә, район бюджетларына тиңләшерлек сумма җыела, – дип уртаклашты Красильников.

Татарстан Президенты исә теләсә кайсы дәүләтнең бизнесны үстерү, аңа булышуны максат итеп куюын искә төшерде. Таләпләргә туры китереп эшләгән намуслы эшмәкәрләр янында кагыйдәләргә исе китмәгәннәре дә юк түгел. Бу исә иртәме-соңмы аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

– Ростехнадзор һәм Роспотребнадзор вәкилләреннән сорасак, алар да бизнестагы хокук бозу очраклары турындагы дәлилләр китерә ала. Бизнес вәкилләренә хөрмәтебез зур. Тик шулай да хәзерге вазгыятькә җитди карамаучылар да юк түгел. Борылу белән битлеген салып ташларга, башка таләпләр турында онытырга мөмкиннәр, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бизнесның кайбер өлкәләрендә контроль җитмәү товар сатып алучы һәм хезмәтләрдән файдаланучылар өчен дә кыйбатка төшүе ихтимал. Эшкуарның үзенә дә моннан зыян килмәгәе.

Куркынычсызлык таләпләрен бозу очракларына килгәндә, Президент моңа аерым тукталды. Фаҗига белән тәмамланган вакыйгалар республикада да җитәрлек чөнки.

– «Адмирал» базарындагы янгын, 122 кеше үлеменә китергән «Булгария» теплоходы һәлакәте… Барыбыз да хәтерли. Башка хокук бозулар да бар. Әйтик, эш һәм ял урыннарындагы бәхетсезлек очраклары. Төзелеш тармагын алыйк. 2020 елдан башлап бу тармакта 34 кеше зыян күргән. Шуларның 11е һәлак булган. Җитештерүдә, склад биналарында һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә янгын чыгып, соңгы ел ярым эчендә генә 4 кеше үлде, 11 кеше  зыян күрде, 450 млн сумнан артык суммага зыян килде, – диде Президент. – Республикада ачыкланган хокук бозуларның гомуми саны ярты миллионга якынлаша, бу – 481 меңнән артык хокук бозу. Штраф суммасы миллиард сумнан артып китте.

Мәшәкатьләрсез генә эшләү өчен бизнес вәкилләреннән закон һәм таләпләрне үтәү сорала, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты үз чыгышында ришвәтчелеккә каршы көрәшүнең иң яхшы ысулы – үтә күренмәле регулятор-мохит булдыру. Андый очракта эшкуар да, тикшерүче дә нинди регламентлар нигезендә эш итүен төгәл беләчәк. Рөстәм Миңнеханов алга таба бизнесның барлык тикшерүләрен һәм тикшерүчеләрнең дәгъваларын чагылдыручы бердәм мәгълүмати система төзергә дә тәкъдим итте. Ә мәгълүмат чаралары исә ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендә профилактик эшне көчәйтүне сорады.

 


Фикер өстәү