Татарстанда аномаль җылы саклана, әмма һава торышында бераз үзгәрешләр дә көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Бүген, 15 октябрьдә, республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 15-18 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә 3-8 градус, көндез 11-16 градус җылы булачак. Көнчыгыш районнарда -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин.
Синоптиклар фаразлары буенча, ял көннәрендә урыны белән яңгырлар көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat