Люция Бикчәнтәевага «Россиянең атказанган артисты» исеме бирелгән

Россия Президенты Владимир Путин актерлар  — Александр Бобровский, Татьяна Веселкина һәм Елена Галибинаны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен»ордены медальләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Моннан тыш, төбәк театрлары актерларына да «Россия Федерациясенең атказанган артисты»исеме бирелде. Путинның әлеге указы бүген рәсми порталда басылып чыкты.

Бүләкләнүчеләр арасында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Люция Бикчәнтәева да бар. Аңа «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исеме бирелде.


Фикер өстәү