Курьерларның хезмәт хакы 200 мең сумнан артып киткән

Шулай ук заказ җыючылар да күбрәк акча ала башлаган.

Ел башыннан заказ җыючыларның, шулай ук җәяүле, велосипедта йөрүче курьерларның хезмәт хакы күпкә арткан. Аларның эш хакы 1,5-2,5 тапкыр үсеп, 100 мең сумга җиткән. Бу хакта “Ведомости” SuperJob сервисы мәгълүматларына таянып яза.
Автокурьерлар тагын да күбрәк акча эшли икән. Сервис белгечләре исәпләп чыгарганча, алар тулы график белән эшләгәндә 200 мең сум чамасы акча ала.
Сәбәбе – азык-төлеккә онлайн-заказлар санының өч тапкыр диярлек артуы. Нәтиҗәдә, кадрлар җитмәү сәбәпле, курьер хезмәте кыйммәтләнгән. Сентябрь аенда складта эшләүчеләр һәм автокурьерлар хезмәтенә ихтыяҗ август ае белән чагыштырганда – 3-3,5 тапкыр, җәяүле, велосипедлы курьерларныкына – 7 тапкыр арткан.


Фикер өстәү