Татарстанда җепшек кар явачак

Бүген, 20 октябрьдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы -4 тән 1 градуска кадәр, көндез һава 2-7 градуска кадәр җылыначак. Шулай ук төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче халык синоптигы Салих Шәрипов «ВТ» хәбәрчесенә болай дигән иде:

– Чын кар да озак көттермәс. Минем сынамышларга күз салсак, 11 ноябрьдә кар булачак. 15 ноябрьләрдә исә көне буе кар явар дип көтәм. Ул вакытта инде җир туңачак, мал суярга да мөмкин булачак, – ди ул.–  Быелгы ел 2011 елга охшап килде. Яңгырлар явып, аяк аслары пычранып торыр дип уйламыйм. Тиз суытачак. Ноябрь аенда  10–15 градус салкыннар булыр.

Салих абый ноябрь аен салкын була дип фаразлый. Декабрь башында исә көннәр җылытып алачак. 1 декабрьдән 7сенә кадәр карлы яңгыр явачак. Әмма 2022 елның кышы бик салкын булачак.


Фикер өстәү