Татарстанда халык санын алу буенча 500гә якын стационар участок эшли

Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала.

Татарстанның һәр районында 430 стационар исәпкә алу участогы һәм күп функцияле үзәкләрдә 58 участок эшли. Һәркем йорт яки эшэшенә якын булган уңайлы участокка килеп анкета тутыра ала.

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары Татарстанстат сайтында бастырылган. Бер гаиләне сораштыру якынча 15-20 минутка сузыла.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү