Иске Рәҗәп мәктәбе директоры укучылары турында: «Өйрәнгәннәре үзләре өчен!»

Баланы кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк. Спас районының Иске Рәҗәп урта мәктәбе директоры Илнур Фәйзиев әнә шундый фикердә. Хезмәт тәрбиясе алган укучылар беркайчан да югалып калмаячак, ди ул. Балалар тормышка өйрәнсен, эш белсен өчен алар мәктәпләрендә мини-ферма тоталар. Умарталыклары да бар. Бакчаларында исә яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Тир түгүнең файдасы бар – терлекләрне сатып кирәк-ярак алсалар, ашханәдә ел әйләнәсендә үз ризыкларын ашыйлар.

–  Мини-фермабыз мәктәп янәшәсендә урнашкан. Дүрт сыерыбыз бар. Бозауларыбыз күп. Сыерларны савып, сөтен дәүләткә тапшырып, акча эшлибез. Бозауларны исә иткә сатабыз. Элек сыерларны укытучылар да саугалады. Әмма без моның дөрес түгеллеген аңладык. Укытучының эше болай да җитәрлек. Шуңа күрә сыерларны саварга кеше ялладык, – ди Илнур Гоммәрович.

Бозау саткан акчага әле менә шушы көннәрдә генә мәктәпнең икенче катында «Татар почмагы» ясаганнар. Аның өчен бар кирәк-яраклар алынган. Тәрәзәләре искергән булган. Анысына да бозау акчасы ярып куйган.

– Малларны балаларга каратмыйбыз. Алар вак-төяк эшләрне генә башкара. Асларын җыештыралар, печән салалар. Умарталыкта да эшләүче кеше бар. Күмәк эш вакытында укучылар барып ярдәм итә. Бал кортлары тотуны миңа кадәрге директор башлап җибәргән иде. Бер караганда балы да әллә ни күп булмый. Әмма үзебезнең бал өстәлдә тору күңелле. Бакчада бөтен төр яшелчә дә үсә. Читтән  сатып алган юк, – ди директор.

Илнур Фәйзиев үзе дә шушы мәктәптә укыган. Казанда югары белем алгач, авылга әйләнеп кайткан. Үз мәктәбен ташлап китәсе килмәгән аның. Тагын бер сәбәп – төпчек малай әти-әнине карарга тиеш! 1995 елдан бирле физика укыта ул. Ике ел элек аны мәктәп директоры итеп куйганнар. Хатыны да – укытучы. Гаиләләре хакында сорашканда, Илнур әфәнде бер серне дә ачты әле. Баксаң, аларның нәселендә ир-атлар да, хатын-кызлар да үз сыйныфташы белән гаилә кора икән.

– Безнең әти белән әни дә бергә укыганнар. Абыем да, апам да, мин дә сыйныфташларыбыз белән яшибез. Бик рәхәт. Кечкенәдән бергә булгач, әллә ничә ел яшәгән төсле инде, – ди ул шаяртып.

Директор оптимистик рухта сөйләшсә дә, балалар булмау күңелен төшерә икән. Бер-ике елдан балалар бакчасы да ябылачак, диләр. Заманында йөзләгән бала укыган Иске Рәҗәп мәктәбендә бүген нибары 36 укучы белем ала. Аларның 26сы – үз авылларыныкы, 8е – Чәчәкледән, 2се Йолдыздан килеп белем ала. Аларны махсус автобус йөртә.

–  Соңгы елларда балалар бик аз туа. Яшьләр читкә китә. Алар кире кайтыр  дип өметләнеп булмый. Барысының да миллионлаган сум бурыч белән ипотекалары бар. Хәтта  авылдагы әти-әниләре түләргә ярдәм итә. Шәһәрдән кешене авылга тормыш авырлыгы гына кайтара. Читкә бәхет эзләп чыгып киткән авылдашларга андый язмыш теләмим. Авылда эш тә юк бит. Ә тормыш итәргә кирәк, – ди ул.

Балалар күп булмагач, укучыларга игътибар арта, димәк, укуның сыйфаты та яхшыра дигән фикер дә бар. Бу хакта Иске Рәҗәп директоры ни уйлый? Балаларны иң элек кешелекле, тәрбияле булырга өйрәтәбез, ди.

– Уку да кирәк. Әмма хәзерге заманда баланы интернет упкыныннан сакламыйча булмый. Ул барысына да өйрәтә, анда яхшысы да, начары да бар. Ничек тә соңга калмыйча, сабыйларны виртуаль дөньядан тартып чыгарасы иде. Бездә балалар аз булгач, барысы да контрольдә. Җәйләрен дә күзәтеп торабыз. Алар бакчабызда эшли.  Тәртипләре, гаилә хәлләре – барысы да күренеп тора, – ди ул. – Укыган бала укый. БДИны 80 баллдан да кимгә бирмиләр. Ике ел рәттән икешәр укучыбыз мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.  Укучыларыбыз спортта да зур уңышларга ирешә.

Илнур Фәйзиев бала мәктәптән тормыш итәргә әзер булып чыгарга тиеш, дигән фикердә. Шуның өчен хезмәт дәресләрендә егетләрне ир-ат эшенә, кызларга хуҗабикә булырга өйрәтәләр икән.

– Эшләп кеше үлми. Авыл баласы өйдә дә эшләп үсә. Әмма хәзер кул эше кимеде инде. Утын ярасы, мичкә ягасы юк, су да ташымыйбыз, – ди ул. – Әмма  өендә эшләгән бала әллә кайдан аерылып тора. Андыйларның кулында корал уйный. Борынгылар әйтмешли, эшләгәне безнең өчен булса, өйрәнгәне үзе өчен!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү