2031 елда җанисәп тулысынча электрон форматта узарга мөмкин

2031 елда Россиядә халык санын исәпкә алу тулысынча электрон форматта узарга мөмкин. Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов “Ведомости” басмасына әңгәмәсендә шулай дип белдергән.Мондый мөмкинлек хәзерге вакытта Федераль салым хезмәте тарафыннан Россия халкының бердәм регистрын булдыру аркасында пәйда булачак. Әлеге регистр илнең төрле ведомстволар базасында кешеләр турында сакланган мәгълүматларны берләштерәчәк, аның нигезен ЗАГС идарәләренең цифрлаштырылган мәгълүматлар базасы тәшкил итәр дип көтелә.
“Әлеге регистрдан ил халкы турында кирәкле мәгълүматны алып булачак. 2031 елда Росстат кешеләрнең милләте, теле һ.б. турында җитеп бетмәгән мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталы аша җыярга планлаштыра”, – дип белдергән Павел Смелов “Ведомости” басмасына.


Фикер өстәү