Илдә коронавируска бәйле хәлләрнең киеренкелеге салкын һава урнашуга, кешеләрнең чираттагы яллардан кайтуына һәм вакцинациянең акрын баруына бәйле.
Бу хакта Роспотребнадзорның Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары Татьяна Руженцова белдерде.