Коронавирус бетәрме икән?

Менә бу чир куркытып йөри бит әле. Коронавирус бетәрме икән ул? Аллаһы Тәгалә безне сыныймы икән? Кешелек үзе әшәкеләнде. Бер-беребезгә булышмыйбыз, хөрмәтләмибез. Кино, театрларны япсалар да була инде. Кешеләр шуннан да чир йоктырып кайта.

Әлфия апагыз

 

Редакциядән. Хөрмәтле укучыбыз! Әлбәттә, коронавирусның кайчан бетәсен төгәл әйтә алмыйбыз. Әлеге сорау белән менә инде ике еллап табиблар, галимнәр, вирусологлар шөгыльләнә. Безнең төп бурычыбыз – саклану. Татарстанда вазгыять киеренке кала бирә. Шуңа да Татарстан Хөкүмәте һәрдаим вазгыятьне күзәтеп, яңа чаралар күрә. Табибларга да, халыкка да җиңел түгел, әлбәттә. Әмма бу сынауны бергә-бергә узарга кирәк. Табиб киңәшләрен, иң гади кагыйдәләрне истә тотарга (битлек киеп йөрү, социаль аралык саклау, кулларны юу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару) һәм вакцина ясату – әлегә менә шуларны үтәү зарур.


Фикер өстәү