Акчаның керә торуы хәерле. Дәүләт Советында өстәмә керем турында сөйләштеләр

Бу тотрыксыз заманда бюджетның һаман тулылана торуы турында сөйләшү, бер караганда, үзе дә сәеррәк кебек. Әмма, Шолохов герое әйтмешли, бу – «факт». Быелның 9 аенда икътисад үсештә булган, республика казнасына салым керемнәре арткан. Кичә Дәүсоветның Бюджет, салым һәм финанс комитетында шул хакта сөйләштеләр.

Утырышны комитет рәисе Леонид Якунин алып барды. Леонид Александровичтан өметсез сүзләр чыкканы юк әле. Ул бу юлы да Татарстан икътисадының эшләп китүе, казнага шактый акча керүе һәм иң әһәмиятле тармакларга өстәмә акча бирү мөмкинлеге  барлыкка килүен әйтте. Шуңа күрә «Татарстан бюджеты турында»гы Законга да үзгәрешләр керәчәк. Әлеге үзгәрешләр нидән гыйбарәт соң? Бу хакта Татарстан финанс министры урынбасары Алексей Шишкин сөйләде. Бюджет сәясәтенең уңышлы баруын һәм быелның 9 аена салымнан һәм салымнан тыш керемнәрне исәпкә алып, казнаны 28,5 млрд сумга тулыландыру мөмкинлеге туган. Бюджетның «кире кайтарылмый торган акча» өлеше дә яхшы якка үзгәрәчәк: бюджетара трансферт һәм федераль бюджет акчасы 16,1 млрд сумга артачак. Әлбәттә, бу акча кем сорый – шуңа бирелмәячәк, алар – максатчан һәм, Алексей Шишкин әйтүенчә, яшәешебезнең 38 өлкәсенә җибәреләчәк. Аларны санап тора алмыйбыз инде, әмма таҗвирус инфекциясенең яңа көч белән таралу  ихтималын исәпкә алып, сәламәтлек саклау өлкәсенә шактый акча бирелүе шәйләнә. Бу уңайдан, депутат Фәдбир Сафин балаларның вирус таратучылар булуын искә төшереп мәгариф тармагына өстәмә ярдәм кирәк булачагын әйтте. Алексей Геннадьевич бер генә өлкә дә язмыш кочагына ташланмаячагына ышандырды. Димәк, төп акча документына үзгәрешләр тагын кертелер әле.

Иң әһәмиятлесе – икътисад килеп терәлмәсен. Ә хәзергә бюджетыбыз бик өметле күренә, ә кешене өмет яшәтә инде ул. Дәүсоветның 25 октябрьдә узачак утырышында бюджет турында янә сөйләрләр һәм без дә янә язарбыз әле.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү