Казанда коронавирустан вакцинация уздыру пунктларында эшләү өчен волонтерлар җыю игълан ителгән

Волонтерлар шәһәрдә прививка ясатучылар реестрын тутырырга ярдәм итәчәк. Алар ике сменада: 9.00дән 13.00 сәгатькәчә һәм 13.00дән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шул бер үк волонтерларга һәр көн саен ике атна дәвамында эшләргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең телеграмм-каналында хәбәр ителә.

Төп таләп – компьютерның офис программалары белән эшли белү. Укыту-өйрәтү дә күздә тотылган. Бары тик балигъ булганнар гына волонтер сыйфатында эшли ала. Ләкин өлкән яшьтәгеләр эшли алмый.
Волонтер булырга теләүчеләр, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына +7(842)237-51-51 телефоны аша шалтыратып, шушы бик кирәкле эшкә языла ала.


Фикер өстәү