Татарстанда киләсе атнада коронавируска экспресс-тестлар кертеләчәк

Татарстанда вакытыннан алда эшләми торган көннәр кертүнең кирәге юк. Республикада күрелгән чикләү чаралары илдә иң кырыс чараларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Роспотребнадзоры башлыгы Марина Патяшина сөйләде. Алдагы үзгәрешләрне дә сөйләделәр — экспресс-тестлар кертү.

Республикада мондый вакцинация күрсәткече бер прививка компаниясендә дә булмаган. Covid-19 дан бер тәүлек эчендә генә дә 30 меңнән артык кеше прививка ясаткан. Һәм мондый темплар ике атна дәвамында диярлек.

Бу темпларны 30 нан 7 ноябрьгә кадәр эшләмәгән көннәрдә дә киметмәскә булдылар. Сәүдә үзәкләрендә, поликлиникаларда һәм фитнес залларында прививка пунктлары пациентларны гадәти режимда кабул итәчәк. Ә менә бу көннәрдә предприятиеләрнең эшен әлегә билгеләмәгәннәр.

Ә дүшәмбедән үзгәрешләр ПЦРга тестларга кагылачак. Вирус булуын тизрәк ачыклау өчен табиблар экспресс-тестлар куллана башлаячак. Нәтиҗә нибары 20 минуттан әзер булачак.

 


Фикер өстәү