«Интеллект юк, булмаячак та»: Россия җитәкчелеге тәртип бозучы 300 мең мигрантны амнистияләде

Соңгы көннәрдә Россиядә мөһаҗирләр белән бәйле бәхәсләр кызды. Чит ил һәм чит мәдәният кешеләрен яратып бетереп булмый, бу аңлашыла. Чит ил дигәч тә, Россиягә элекке совет республикаларыннан эшкә киләләр һәм мөһаҗирләрнең зур күпчелеге җирле халыктан бик аз аерыла: алар да эчә, сүгенә, тәртип боза. Тел генә башка. Россия җитәкчелеге менә шул тәртип бозулары өчен илдән чыгарылып җибәрелгән 300 мең мигрантны амнистияләде.

Амнистиянең сәбәбе гади: илдә эшкә кеше җитми. Урта Азия республикалары өчен 300 мең бик кечкенә сан инде ул үзе. Теләсәләр, безне миллионлаган эш кулы белән тәэмин итә алырлар иде, чөнки Россиядән аермалы буларак, аларда демографик кризис күзәтелми. Күрәсең, тәртипле, әхлаклы кешеләргә үз илләрендә дә эш җитәрлектер, безгә бер тапкыр бракка чыгарылганнарны кире чакырырга туры килә. Бу уңайдан рус ватанпәрвәрләре социаль челтәрләрдә ут ягып талашты: вице-премьер Хөснуллинны сүктеләр, русларга түләмиләр, үзбәкләрне чакыралар, дип дуладылар…

Түләү-түләмәү мәсьәләсе менә болайрак инде. «Российская газета»ның чәршәмбе саны вакансияләр һәм аларга түләнә торган хезмәт хаклары турында мәгълүмат бирде. Вакансияләр күп, эшче көчләр дефицитта булу сәбәпле, эш бирүчеләр хезмәт хакларын да күтәрәләр. Әйтик, тәрәзә куючы һәм ремонтлаучы оста Мәскәүдә айга 120 мең сум ала, ди газета хәбәрчесе. Келәм чистартучыларның хезмәт хакы да нәкъ шул санга тигез. Болар берсе дә артык зур квалификация һәм интеллект таләп итә торган эшләр түгел, дөресен әйткәндә. Өйрәнергә кирәк, билгеле. Өйрәнгәч, эшләргә дә туры киләчәк. Кул кушырып утырган өчен берәү дә хезмәт хакы түләми. Эш башыннан түләнә хезмәт хаклары мондый хезмәтләрдә. Әмма безнең теге социаль челтәрләрдә «ут яккан» ватанпәрвәрләр берсе дә бу эшләргә якын килми. Эш бирүчеләр милләтне сорамый бит, үзбәкме син, русмы, дип тикшереп тормый. Келәм чистартырга теләмәгән халыкның төзелешкә якын да бармаячагы көн кебек ачык. Физик көч сорала, билгә төшә торган авыр хезмәт таләп ителә. Кулның эш белүе дә кирәк. Менә боларның өчесе дә «тел тегермәне» әйбәт тарта торган кешеләрдә булмый. Әхлагы һәм тәртибе бик үк яхшы булмаган уртаазиялеләргә ялынырга туры килә.

Бу юлларны язучы бер тапкыр ярамаганны икенче тапкыр кулланырга тырышуны үзе дә хуплап бетерми. Хуҗа Насретдин мәзәгендәгечә килеп чыга. Хуҗа карбыз ашап туйгач, аны юлга ташлаган да өстенә, гафу итегез, кече йомышын йомышлап киткән. Кире кайтканда, бик сусагач, ташланган карбыз кисәкләрен: «Монысына тимәгән», – дип үз-үзен алдап берсен дә калдырмый ашап бетергән. Амнистияләп мөһаҗирләрне кире эшкә чакыру да шуңа охшаган. Бу уңайдан Кеше хокуклары буенча совет та борчылу белдерде. Җинаять киеренкелеге артачак, киләчәктә милли куркынычсызлыкка янаячак дигән сүзләр яңгырады. Дөрес сүзләр. Ләкин кая барасың? Җитештерү туктаса, аннан милли куркынычсызлык отамы? «Российская газета» әнә Мәскәүдә кассирларга ихтыяҗ 153 процентка артты дип яза. Кибетләрдә чиратлар тезелә икән. «Телеграм» каналда бу уңайдан да затлы интеллигенция: «Кассирларны ике тапкыр арттырсыннар», – дип нәгъра ора. Ә каян алып арттырырга соң? Үзбәк-таҗик ярамый, рус эшләргә теләми, гыйбри бөтенләй якын килми андый эшкә.

Гыйбри дигәннән, Израиль матбугаты хәбәр итә: «…Израильдә күп тармакларда эшче көчләргә көчле дефицит барлыкка килде. Эш бирүчеләрнең 81 проценты күпләп һәм ваклап сату тармагында эшләүчеләр таба алмый». Израильдә сатучылар инженер-программистлар кебек үк дефицитта, ди. Сәнәгать предприятиеләренең – 68, финанс һәм бизнес хезмәт күрсәтү тармагы компанияләренең – 66,  төзелеш бизнесының 61 проценты яңа кадрлар туплый алмый. «Шундый тәэсир туа: израильлеләр эшләргә теләми. Яшьләрне төрле ташламалар сыгылмалы график, социаль пакетлар, озын яллар белән кызыктырып карыйлар, – диләр гыйбриләр. – Шундый ук хәл АКШта һәм Европада күзәтелә. Кешеләр элекке шартларда эшләргә теләми. Эш бирүчеләр арасында яхшы эшчеләр өчен көндәшлек моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте».

Ярый, хуш, ни өчен эшләргә теләмиләр соң XXI гасыр аксөякләре? Менә «Фейсбук»та рус журналисты агулы сыеклык эчеп кырылучы Орск янындагы бистә кешеләре турында яза (34 кеше коррозиягә каршы кулланыла торган сыеклык эчеп үлде, 33е хастаханәдә ята): «Биредә 500 кеше яши, барысының да керемнәре – 12–15 мең сум. Чын аракы алырга җайлары юк». Гафу итегез һәм тагын бер тапкыр гафу итегез: үлгәнен-калганын да белмичә агулы сыеклык эчеп дөньясын онытучылар ничек итеп акча эшли алсын?! Себердә бер рус бизнесмены такта яру заводы ачып, авылдашларын эшкә чакырып карады өч-дүрт еллар тирәсе элек. «Сиксән мең түлим дип чакырам, килмиләр, – ди. – Безгә баш төзәтерлек булса, шул җитә дип, бер ярты аракыга пенсионерларга ялланып эшлиләр».

Ялган аракы белән агуланып үлү эпидемиясе бер өлкәдән икенчесенә күчеп йөри бит соңгы көннәрдә. Оренбург өлкәсендә 7 яшьлек кыз көмешкә эчеп агуланды хәтта. Аңа исерткечне 17 яшьлек танышы биргән. Кызны (7 яшьлекне) дискотекага алып барган, шунда 15 яшьлек дустын очраткан. Соңгысының бераз көмешкәсе дә булган. Беренче класс баласына да салганнар инде. Бала агулангач, эшкә полиция керешкән. Җепнең очы сабыйның әбисенә барып чыккан. Агулы көмешкәне 15 яшьлек үсмергә шул әби саткан. Калганы бумеранг законы буенча тормышка ашкан. Бу балалардан нинди эшкә ярый торган кешеләр чыгачак? Кибеткә кассир итеп куеп булырмы аларны? Эш демографик кризиста гына түгел. Исән-сау туып, үсеп баручы буында да сыйфат юк. Интеллект юк, булмаячак та, шулай булгач ниндидер квалификация турында сүз дә бара алмый. Эшләргә теләк шулай ук ташып тормаячак. Милли куркынычсызлыкка бер дә янамыймы болар?

Эшлисе килмәү – хәзерге көннең зур чире, чып-чын пандемиягә әверелеп бара. Типсә тимер өзәрлек егетләр, умырып эшләрлек хатыннар авылдан-авылга теләнеп йөриләр. Яшерен түгел: күп вакытта хуҗага эшлиләр. Теләнчелек бизнесы чәчәк ата.

Вазгыять менә шундый. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре Төзелеш министрлыгының Үзбәкстаннан эшче көчләр китерү буенча пилот проектында катнаша алачак дигән хәбәрләр укырга туры килә шулай булгач. Кошчылык фабрикаларына эшче куллар туплау турында бара сүз. Авыл хуҗалыгы министрлыгы 3,5 мең мигрантны җәлеп итәргә ниятли, ди. Шунсыз булмый. Эшкә кеше җитмәсә, кош ите һәм йомырка җитештерүне киметергә туры киләчәк.  Россиянең кошчылык союзы генераль директоры Галина Бобылева Үзбәкстаннан эшчеләр китерү кадрлар проблемасын хәл итәр, әмма җитештерүне арттырырга ук булышмас дип саный. Кошчылык тармагында эшләүче мөһаҗирләрнең айлык хезмәт хаклары 40–50 мең сум булачак, моннан тыш компанияләргә аларны китерү чыгымнарын да күтәрергә туры киләчәк. Соңгысы 50 мең сум тирәсенә төшәчәк. Росстат гыйнвар – сентябрьдә кош ите җитештерүнең 1,7 процентка кимүен хәбәр итә. Үзбәкләр килеп җитмәсә, кимү темплары көчәер, мөгаен.

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү