Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» ДК йөк самолетларын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропорты территориясендә «Волга-Днепр» компанияләр төркеменең йөк самолетларын карады, дип хәбәр итә Президентның Матбугат хезмәте.

Йөк бортлары стоянкасында Боинг — 737, Боинг — 747 һәм Ан-124 «Руслан» һава суднолары тәкъдим ителде. ТР Президенты самолетларның техник характеристикалары белән танышты, шулай ук алардан йөкләрне бушатуны күзәтте.

«МАКС-2021» авиасалоны кырларында имзаланган килешү кысаларында Татарстан «Волга-Днепр» ДК белән хезмәттәшлек итә. Документ нигезендә «Волга-Днепр» «Казан» аэропортын Россия Федерациясе территориясендә аэропортларның берсе буларак транзит һәм коммерция рейсларын башкару өчен куллана.


Фикер өстәү